Тормыш асылы – хезмәттә
Опубликовано 24 January 2011 08:02:00
Һәрвакыт елмаеп кына торучы, зәңгәр күзле бу зат белән балачактан таныш булсам да, мин аның турында бик аз беләм кебек. Аларның гаиләсе белән әти-әниләр аралашып яшәде, чөнки әти белән Әдип абыйны Казан таныштырган, алар – курсташ, электән үк бергә дә эшлиләр. Артык күп сөйләшергә яратмый ул, шуңа күзгә дә бик бәрелеп, мин, дип тормый. Гомер көзләренә якынлашканда да, һаман шул килеш: басынкы, аз сүзле, тыйнак кеше булып кала. 3 балалы гаиләдә Хөснимөхәммәт абый белән Фәүзия апаның өлкәннәре булгангамы, кечкенәдән сабыр, тырыш, ипле булып үсә ул.

Башлангыч белемне туган авылы Петровка Заводта ала, аннан соң 5 нчене дә татар классында дәвам итәр өчен, Ләке мәктәбенә китәргә тиеш була. Ләкин рус телендә диктант яздырып, аның нәтиҗәсе яхшы булгач, туган авылында рус классында калдыралар. 8 нче сыйныфны тәмамлауга, егет Минзәлә совхоз-техникумына юл тота. Уңышлы гына укып, кулына зоотехник-умартачы дипломы алган белгечне юллама белән Пенза өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Туган якларына кайтасы килү теләге шулчаклы көчле була ки, ул җаен таба. Шулай да, кайта-кайта, бераз Казанда умартачылар трестында, Мамадышта зоотехник булып эшләп, тәҗрибә туплап ала.

Ике ел Ватан алдындагы бурычын үтәп, армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Әдип абыйны Петровка Завод совхозына бригадир итеп эшкә алалар. Көндез хезмәттә, кичен яшь-җилкенчәк кичке уенда, клубта күңел ача. Шул вакытта язмыш аны Петровка авылына шәфкать туташы булып эшкә килгән Нарат Асты кызы Люция белән очраштыра. Яшьләр арасында гыйшык уты кабына. Дулкын-дулкын куе чәчле, ыспай гәүдәле, төз буйлы, серле күзле егетнең йөрәген үзе дә ут чәчеп торган мөлаем кыз тиз әсир итә. Алар, бер-берсеннән аерылмаска сүз куешып, матур гаилә корып җибәрәләр. Озакламый икесе дә Сарманга эшкә урнаша. Мәхәббәт җимешләре булып, бер-бер артлы уллары Эдуард, Айдар дөньяга килә. Ул вакытта эре оешмаларның берсе булган, күпләргә хезмәт чыныгуы алырга ярдәм иткән “Сельхозтехника” берләшмәсе Әдип Нуртдиновны да үстерә.

Читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, кулына агроном белгечлеге буенча диплом ала. Тырыш, төгәл, үз эшенә бирелеп, хезмәтен чын күңелдән башкаручы буларак, ул управляющий урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Умартачылык белән шөгыльләнеп, төп белгечлеге буенча “Агрохимсервис”та да эшләп алган еллары була. Бүгенге көндә “Сарман” агрофирмасында хезмәт куя. Кайда гына эшләсә дә, сынатмый Әдип абый. Ул – үз эшенә, йөкләнгән вазифасына тугры кеше. Бөтен гомере хезмәттә үтә аның. Ләкин тормыш юлында югалтулары да күп була шул. Яшьләй тулы ятим калып, бабай тәрбиясендә үскән Әдип абый үзеннән соңгы энесен, сеңлесен аякка бастырышырга, аларга терәк булырга да үзендә көч тапкан.

Инде туганлыкның кадерен белеп, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгән көннәрнең берсендә тагын зур сынау: мәрхәмәтсез үлем энесен дә тартып ала. Сабыр гына бу югалту ачысын да кичерә ул. Гаиләдәге җылы мөнәсәбәт, балалар, оныклар хөрмәте, туганнар, дуслар терәге аңа яшәргә көч, хезмәтендә дәрт-дәрман өстәп торалар. Ике як туганнарны да тигез күреп, Люция апа белән менә 4 дистә елга якын, иңне – иңгә куеп, бер-берсен санлап, аңлашып гомер итәләр алар. Люция апа да – бик ярдәмчел, кешелекле, зур хөрмәткә лаек, гомерен балалар сәламәтлегенә багышлаган, изге күңелле зат. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, үзенең төпле киңәше белән ярдәм итә, тирән белемле, киң эрудицияле булуы белән гаҗәпләндерә торган, искиткеч, сокландыргыч кеше.

Ике улларын да мөстәкыйль тормыш юлына аяк бастырдылар, икесенә дә югары белем алырга ярдәм иттеләр. Нуртдиновларның нәсел җебен дәвам итеп үсеп килүче 3 малайга шушы көннәрдә тагын берсе өстәлде. Нәни Шамил дәү әтисенә бәйрәменә зур бүләк булды. Киләчәктә дә бары җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек белән, булганның куанычын күреп, бәхет-шатлыкларга уралып, тигезлектә бәрәкәтле гомер кичерергә язсын бу гаиләгә. Алар бу теләкләргә бик тә лаек.


А.Сабирова.


Гаилә дустыбыз Нуртдинов Әдип Хөснимөхәммәт улының юбилее уңаеннан.

Узган гомер, аккан сулар кебек,
Син дә җиттең, Әдип, алтмышка.
Безнең гомер тиккә узмады бит,
Һич бирешмә, дустым, сагышка.
Гадел хезмәт белән гомер иттең,
Кызыкмадың дөнья малына.
Булганына канәгатьлек итү
Яшьтән сеңгән синең каныңа.
Йөзең якты үткәннәрең өчен,
Керсез, чиста синең күңелең.
Һәр пәрдәсен ачып, барлап була,
Курыкмыйча, күңел күгеңнең.
Бергә узды безнең байтак гомер,
Төрле хәлләр узды башлардан.
Бар иде бит курку белмәс чаклар,
Очкын чәчрәттек ташлардан.
Тыйнаклыгың, сабырлыгың синең
Чын ирләрчә үрнәк булырлык.
Гаиләңдә дә ныклы терәк булдың –
Шунысы аның олы горурлык.
Күпме зарлансак та бу дөньядан,
Яшәп туеп булмый шулай да.
Тигезлектә Люция ханым белән,
Яшә шөкер итеп Ходайга.
Калган гомерләрне, сөенешеп,
Насыйп булсын бергә үтәргә.
Пар канатлар безнең исән булып,
Дүртәүләшеп 100гә җитәргә.

Хөрмәт белән,
Әшрафулла Зарипов.




Copyright © www.sarmanda.ru
Обратно на сайт