Өйрәнү комачау итми
Опубликовано 25 December 2010 07:33:31
Халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел үзгәрә: көнкүрешкә заманча электр җиһазлары керә, йортларны матурлауда синтетик материаллар киң кулланыла. Бер яктан уңайлылык тудырган бу үзгәрешләр икенче яктан мәшәкатьләр дә өстәп торалар. Халык арасында даими аңлату эшләре алып баруга карамастан, янгыннар чыгу очраклары кимеми. Аларның электр җиһазлары белән бәйлеләре дә әз түгел.

Алда торган Яңа ел бәйрәмнәрендә дә электрга бәйле яисә янгын чыгу куркынычы тудыручы шәмнәр, пиротехник эшләнмәләр кулланылмый калмый. Бәйрәм чын бәйрәм булсын, аны төрле күңелсезлекләр бозмасын өчен, саклану чаралары күрергә кирәк. Инде ул-бу була калса, бәла-казаларга юл куймыйча, котылу ысулларын белү дә комачау итми.
Эш урынында игъланнар тактасы янәшәсендә эленеп торучы янгын очрагында эвакуация планына күпләребез игътибар да итми, янгыннар турында сөйләшергә дә яратмыйбыз – чөнки күңелле тема түгел.

Ул афәтнең нәрсә икәнен үз башына төшкәннәр генә аңлый. Шулай да телевизор экраннарыннан әледән-әле күрсәтелеп торучы мондый бәлаләр күңелләрне тетрәтә. Пермьнең “Хромая лошадь” кафесындагы, картлар йортларындагы, тулай тораклардагы янгыннар турында ишетмәгән, белмәгән кеше юктыр. Әле бу дүшәмбегә каршы төндә дә Чиләбедәге тулай торакларның берсендә янгын чыгып, өч студент кыз һәлак булган. Мондый күңелсез мисалларны бик күпләп дәвам итәргә була. Кышкы чорда янгыннар арта төшә, диләр бу өлкәдә эшләүчеләр. Чөнки халык электр җылыткычларын күбрәк куллана, мичләргә ягу кагыйдәләрен дә бар кеше дә үтәми һәм инде бәйрәмнәрдә саклык турында онытыла.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең, янгын күзәтчелеге идарәсенең район бүлекләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләреннән тыш, әледән-әле эвакуация һәм шартлы янгынны сүндерүгә багышланган өйрәнүләр, укулар уздырылып тора. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Сарман аграр көллиятендә бу өйрәнүләрнең планнан тыш булганы уздырылды. Көллиятнең тулай торагы бинасындагы ашханәдә “чыккан янгын” очрагында персоналның, укучыларның хәрәкәте күзәтелде.

Янгын күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге начальнигы Радик Госманов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең район бүлеге начальнигы Илдар Гыйззәтуллин аларга бәя бирделәр, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Өйрәнү тиешле югарылыкта узды. Җаваплы хезмәткәрләргә дә, укучыларга да тагын бер кат уйланырлык җирлек тә тудырды ул чара.
Район Башкарма комитетының Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча 515 нче махсус карары бар. Анда 2010 елның 15 декабреннән 2011 елның 10 январена кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелү, пиротехник эшләнмәләрне саклау, сату шартларын тикшерү буенча комиссия оештырылу турында әйтелә, бәйрәмнәрне оештыручыларга аларны хәвеф-хәтәрсез уздыру буенча тиешле чаралар күрү йөкләнә.

Районда Яңа ел бәйрәмнәренең халык күпләп җыела торганнары (50 кешедән артык) 98 объектта узачак. Алар рәтендә мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар бар. Бу объектларда янгынчылар дежур торулар оештыралар. Шулай да бәйрәм үткәрү өчен җаваплы хезмәткәрләр бәйрәмнәрнең күңелле, имин узулары үзләренә дә бәйле булуын онытмаслар, кичә аграр көллияттә узган өйрәнүләр өйрәнү генә булып калыр, дип ышанабыз.


Э.Габдрәхимова



Copyright © www.sarmanda.ru
Обратно на сайт