Көчебез – бергәлектә
Опубликовано 22 December 2010 10:16:22
Авыл җирлеге башлыгы Гыйльфанов Флер Мөсәвир улы: – Өч авылны берләштергән Илексаз җирлегендә 800дән артык кеше яши. Һәркайдагыча, биредә дә үз уңышлары, үз проблемалары булып тора. Быел Сарман-Илексаз-Морбаш арасында 5,3 километр озынлыкта юлга асфальт җәелде. Авыл халкы моның өчен “Татавтодор”ның район участогына рәхмәтле. Күп еллар су үтеп утырган Илексаз мәдәният йорты түбәсе ябылды. Шундый ук эш мәктәптә башкарылды. Алар район хакимияте ярдәме белән мөмкин булды.

Авыл җирлегендәге проблемаларны хәл иткәндә, “Сарман” агрофирмасы директоры Рәшит Хәбетдиновка мөрәҗәгать итәбез. Рәхмәт, кире борганы юк. Бәйрәм үткәрәсе бармы, яисә сайлау кебек кампанияме, я булмаса, су трассасын рәтләү, насосын алыштыру, башкасы өчен кран кирәкме – ярдәм итми калмый.
Авылларда нинди чара үткәрә башласак та, мәктәп, балалар бакчасына таянабыз. Аларны утыз елга якын җитәкләүче Риф Нуриәхмәтов, Раушания Шәвәлиева кул астындагы коллективлар белән аңлашып эшлибез.

Җирле үзидарәнең финанс ягыннан мөмкинлекләре чикле бит. Авыл халкына мөрәҗәгать итәргә дә туры килә. Шөкер, өч авылда да уртак эш өчен янып йөрүчеләр күп. Әле менә соңгы вакытта гына Морбашта авыл халкы көче белән су торбаларын, башнясын чистарттык, насосын алыштырдык. Хәзер анда су проблемасы бетте. Илексазда да башнядан су агып ята иде. Авыл егетләре аны ямадылар, өстәмә башня да утыртылды. Бөтен урамнарга, йортларга су бернинди өзеклексез килә. Игәнәбашта бу юнәлештә эшләр көтә әле, чөнки халык суның чиста булмавыннан зарлана. Анда да бу эшне җиңәрбез, дип уйлыйм. Әле берничә ай элек кенә анда авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлары көче белән зират йорты салынды.

Уртак эш өчен, туган авылы өчен янып йөрүчеләрдән Илексазда туып-үскән Илсур Фәрхетдиновны, Морбаштан Зөбәер Әһелтдиновны, Игәнәбаштан Гамир Латыйповны, башка егетләрне атарга була. Морбашта берничә кеше борынгы зиратны әйләндерү инициативасы белән чыктылар, булышырга теләүчеләр бар. Язда, Аллаһ боерса, бу эшне башларбыз, дип торабыз.

Морбашта яшәүче Дан, Почет билгесе, Октябрь революциясе орденнары кавалеры Фәния Мөхәммәтдинова, Татарстанның атказанган зоотехнигы Гөлзирәк Нигъмәтуллина, Дан ордены иясе Мөслимә Шиһапова, Татарстанның атказанган терлекчесе Тәүхидә Шәяхмәтова һәм башка бик күпләр туган җирдә гомер итсәләр, авылларыбызны читтә таныткан якташларыбыз да әз түгел.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаев, атказанган фән эшлеклесе Азат Уразаев, күп еллар КАИның физика кафедрасында укыткан техник фәннәр кандидаты Хәммәт Шәвәлиев, Татарстанның атказанган укытучысы Мирсәет Мөхәммәтҗанов, заманында МТС директоры булып эшләгән Яхъя Вәлишин, Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равил Галиев, генерал-майор Әхнәф Гайнетдинов, һәм башкалар белән авылдашлары урынлы горурланалар.




Copyright © www.sarmanda.ru
Обратно на сайт