Меньеллык, мобэрэкбад!
Опубликовано 18 December 2005 23:21:25
Меньеллык, мобэрэкбад!
Унышларны бер минут тынлык белэн искэ алып утик!
Анекдот.ру сайтындагы аноним афорист
Бэйрэм итэргэ тэмам остарып життек! Тик пунктуальлеккэ нимеслэрдэн бераз ойрэнсэк, зыян итмэс иде. Hэр игълан ителгэн мероприятие фэлэн яртышар, берэр сэгатькэ сонга калып башланды алайса. Август ахырында Казан болай да туй башланган йортка эйлэнеп кала иде, быел алтын туй башланган ойгэ ошап калды. Машиналарда тегендэ-монда керергэ ярамый дип бик узэккэ утсэлэр дэ, бераздан иялэште халык. Машинасын ойдэ калдырып, жэмэгать транспортына утырып йори башлады. Шулай бер абзый сойлэп тора: автобустагы гаять итэгатьле кешелэрне куреп шаккаттым, ди. Хатын-кызларга пассажирлар урын биргэннэрен (!), бер-берсенэ “сез” дип морэжэгать иткэннэрен куреп шаккаткан бу. Тузмичэ, берсеннэн сораган – и, мохтэрэм эфэнделэр, кем буласыз, кайлардан килепсез? Кунаклармы сэн? Юк, дигэн тегесе, машинамны калдырдым, беркая да кертмилэр бит. Менэ бит, каян белер идек, бездэге халыкнын шундый эйбэт икэнен. Машиналарыннан куып тошермэгэн булсак.

Бэйрэм унаеннан Владимир Путин да татарча сойлэшэ башлады. Аннан алдарак, Санкт-Петербург урамы ачылу унаеннан татарча шул исемдэге шэhэрнен гобернаторы Валентина Матвиенко “Хэерле кон!” дип сузен башлаган иде. Путин исэ барысын да уздырды. Яна тарихта беренчелэрдэн булып илбашы татарча сойлэшеп ташлады.

Исэнмесез, кадерле дуслар!
Казаннын менъеллык язмышында козгедэге кебек Россия тарихынын ин моhим чорлары (озакка сузылган кочле алкышлар Казан кугендэ очып йоргэн истребительлэр тавышын кумеп китэрлек иде. Алкышлардан хушланган Путин дэвам итте) Минем ботен белганым бу гына тугел эле (менэ бу сузлэре кызык та инде. Текстны Путинга тозеп биручелэр дорестэн дэ алкышлар булачагын белеп язганнармы эллэ инде алкышларны махсус команда буенча башкарганнармы? эллэ инде (уйларга да эллэ ничек) Путин чынлап та татарча белэ микэн?) hэм язмышы чагылыш тапты. Биредэ чынлыкта да уникаль булган купгасырлы, купмиллэтле hэм купконфессияле Россия дэулэтчелегенен ботен объектив кыенлыклары белэн абруйлыгы куренэ. Бердэм Россия миллэтен формалаштыруда hэм бердэм, ныклы Россия халкынын барлыкка килуендэ Казан кабатланмас роль уйнады, дип эйтсэм дэ арттыру булмас. Без Казаннын Россия очен эhэмиятен истэ тотып, Казан юбилеен оештыруын анлап хэл иттек.

Татарча сойлэгэндэ кайберэулэр Путинда мишэр акценты сизгэннэр. Hэм инде нэтижэ дэ ясый башлаганнар – Казаннын менъеллыгыннан сон Чупрэленен 10000 еллыгы уздырылмагае.

Аннан 30 конне кон буе хэрби самолетлар очып йорде. Башта эбэткэ кадэр репетиция уткэрделэрме шунда – Ярминкэ мэйданы остендэ кеше башыннан очып йорделэр. Аннары эбэттэн сон торле фигуралар курсэтеп оча башладылар. Колакларны зынлата, машиналарнын сигнализациялэрен жырлата торган мондый очулар сэгать буе дэвам итте. Мина барыннан да бигрэк алып баручынын кычкырынып торуы ошады: “Ура! Слава России! Слава вооруженным силам! Слава Российским летчикам! Это наши сушки! Аплодируйте летчикам! Они ВАС СЛЫШАТ!” Халык бик шатланды – истребительлэр укергэн тавышны баса алмасалар да, каты чинадылар. Милитаризм дип эйтер иде пессимист. Без пессимистлар тугел. Без – бу Бэйрэм дибез.

30 август конне Ленин дамбасында автомобильлэрен калдырып, халык бэйрэм итэргэ киткэн. Халык бэйрэм итсэ дэ, гибедедешникларга ял юк шул – алар тырышып-тырышып, тыелган урыннарга куелган машиналарны жыя. Ике адэм кранга бер машинаны элэктереп маташалар. Хужасы Татарстаннын атказанган артисты Алсу Сафинанын жырлавын карап хушланадыр инде. Халык торкеме машиналарны эйлэндереп алган, гибедедешникларга кинэшлэрен бирэлэр – тегеннэн элэктер, моннан бэйлэ, тошеп китмэсен... Тегелэре уз алларына карап эшли бирэ - беренче генэ машинаны алып китмилэр бит. Халык торкеме икегэ буленде – берэулэр машина краннан тошеп китэр, начар элэктерелгэн ди, икенчелэре, яхшы элэккэн, тошеп китмэскэ тиеш ди. Менэ кранга машинаны элэктереп бетерделэр, кран аны кутэрэ башлады... hэм!!! Яхшы гына итеп кутэреп эвакуатор машинага салып та куйды. Халык куанып, чинап кул чаба башлады!!! Шул кадэр кунелле мизгел иде бу. Алкышлар астында эвакуатор машинаны алып китте.
Кешенен кунеле булсын очен аз да житэ шул!

Бауман урамына тагын “йолдыз”лар куйдылар. Чулмэкчедэн курмэкче – Голливудта “йолдызлар” аллеясы бар бит, без эллэ кимме? Артык та эле, аларда Бауман урамы юк. Алардагы кебек безнен аллеяда hэр йолдызны “тотып” карап була. Аяк белэн. Башта татар халкынын ике боек шэхесенен йолдыз булуын кеше онытмасын, язын кар жебегэч, аяк астына карап булса да искэ тошерсен дип, Илhам Шакиров hэм Әлфия Афзалова исемнэрен язганнар иде. Аннары – Хэйдэр Бигичев. Аннары – Монирэ Булатова белэн Салават Фэтхетдинов аяк астына тоштелэр. Бу хуттан барсак, ни очен Петербург урамын жэяулелэр урамы итеп узгэрткэннэрен анларга була – берзаманны йолдызлар аллеясы Менъеллык мэйданыннан (элекке Ярминкэ мэйданы инде) Петербург урамынын теге башына кадэр житэчэк. Йолдызлар исемлегендэ жырлары бер ай буе туктаусыз радиодан акыртып торылып, аннары эзсез генэ югала торган, “ник килмисен, ник килмисен, мин сине котэм ич” дигэн яна пешкэн яна татар халык жыруларын такмаклый торган жыргычлар барлыкка килер инде.

Бу куренешнен бик яхшы бер ягы бар – элек бу жыргычлар такмаклый башласа, радионы тотып бэрэ иден, исемнэре аяк астына баргач, рэхэтлэнеп бер ослэренэ менеп таптап була. Тик Бауман урамынын уртасына “аллея” дип исем биреп, чын йолдызларнын исемнэрен халыктан таптату кызганыч инде. Булгач-булгач, чын аллея булсын иде ул сана....

Бэйрэмнен татар халкыныкы икэнен ипподромда гына ачык курсэттелэр дисэм дэ, ялгышмам. Ипподромда гына алып бару татар телендэ, татар моннары белэн аралаштырып алып барылды, катнашучылар милли киемнэн иде. Курэсен ипподромны тозуче “Татспиртпром” тырышкан. Шунысы бик яхшы – быелгы бэйрэмдэ исереклэр бик аз иде. Курэсен, “Татспиртпром” ипподром тозу белэн бик мавыгып шогыльлэнгэн. Бик яхшы! Аракысы белэн бик шаулый алмаган иде, ипподромы белэн доньяны селкетте.

Бер автомобилист кыйссасы. Ярминкэ мэйданына 27 август конне керергэ маташып карадым. Кертмилэр. Путин килгэн, концерт. Какуй чурт керту! Шулай, гибедедешникларга ялынып торып та, рэт булмагач, акыллы идея килде башка. Берсе янына барып, кузенэ карап: “Ашыйсын килэме?” дип сорадым. Авызын ерды теге, “килэ” ди. Килгэнен белэм бит инде. Мин сина ашарга алып килэм, син керт дим. Ярар, ди теге. Машинамны борып, мона камыр эченэ тыгып пешерелгэн сосискалар hэм сок алып килдем. Узе машинага утырып икенче постка кадэр барды, чыгып узенекелэр белэн сойлэшеп, кертеп жибэрде. Барасы жиремэ бардым. Документларымны да сорап тормадылар! Яхшы кешелэр юк дип эйтэлэр милициядэ, шундый яхшы кешелэр бар!

Бэйрэм башланыр алдыннан башта Казаннан этлэр юкка чыкты. Аннары бомжлар. Ярминкэ мэйданына керергэ торганда бер абзый жирдэ аунап яткан шешэлэргэ карап торды да милиционерларга: “Бу шешэлэрне ничек жыеп бетерерлэр инде”, -дип куйды.
- Бомжлар жыеп бетерэлэр аны, кайгырма, - ди тегесе.
- Ничек жыеп бетерсеннэр, аларны куып бетердегез бит инде.
- Будут. Завтра будут.

30 август тонендэ Киров дамбасы да ябылды. Вокзал янында машиналар жыела башлады. Мари Элдан килгэн бер абзый аптырашта – ничек Казаннан чыгып китэргэ белми. “Мина Киров дамбасы аркылы чыгасы дип эйттелэр, Казаннан ничек чыгып китеп була?” – дип сорый бу. Мэйтэм, Казанны урап чыгып китеп була дип юл ойрэтэм. “Алай ерак була бит ул”, - дип, бу тагын гибедедешниклар янына юл алды. Мина биргэн соален тегелэргэ дэ юллады, Киров дамбасы аркылы узарга, чыгарылма буларак, рохсэт сорады. Тегелэре каршы тоштелэр: “Беркемне дэ уздырмыйбыз!”
- Алайса, Казаннан тагын ничек чыгып китеп була?
- Вокзал артына узасын машинан белэн. Анда “Локомотив” пляжыннан Иделгэ тошэсен. Аннары сине агым Боровое Матюшинога чыгарып атачак. Бар!

Монарчы милиция машиналары пачутлы эскортларны гына саклап йори иде. 30 август конне казанлылар милиция машиналары саклавы астында йоргэн трамвайны курэ алдылар. Трамвайчы апа халык куп булу сэбэпле Ленин дамбасына керэ алмыйча шактый азапланды. Аптырагач, тэртип сакчыларын чакырып китерде. Утларын яндырып, сигналларын акыртып Ленин дамбасыннан ДПС машинасы бара – артыннан халык тоягэн трамвай. Мондый пачут кургэне булмагандыр эле трамвайнын!



Расул ©


Copyright © www.sarmanda.ru
Обратно на сайт