Военное письмо из 1940 года... Накануне...
Опубликовано 27 April 2005 22:46:01




Кому:
ТАССР, Сармановский район, дер. Сарманово, ул. Карла Маркса, дом №12
Хузиной Муназдахе

Откуда:
Омск, II-й ... батальон НКВД
Халилову Галиму





Хат башы
Энкэй, сенел сезгэ миннэн ялкынлы сэлэм hэм шулай ук миннэн абыйларга, якын агай-эне, курше-тирэлэргэ дэ сэлэм укырсыз.
Сонгы вакытта язган хатыгызны алып укыдым. Озын hэм анлаешлы итеп хат язуын очен, сенлем, сезгэ рэхмэт.
Узем хэзер барлык авырлыклардан котылып узебезнен базанын топ ути торган хезмэтенэ кучтем. "Котылып" дигэннэн, моны анларга кирэк, мине башта укырга билгелэгэннэр иде бит. Мин аннан гариза биреп котылдым hэм шулай ук аннан Гафур да котылды. Берук монын белэн укудан калган дип... (анлашылмый) ... анын эрэте бар. Эгэр ул мэктэптэ 9 ай укып чыксан отделение командиры буласын hэм оч ел хезмэт итэргэ туры килэ. Остэмэ киемнэр бирмлэр. Оч ел хезмэт итеп алама кием белэн кайтырга туры килэ. Мин шуларны уйладым да бар кеше дэ котылуы турында гариза... (анлашылмый) ...Гафурны вырач коткарды, мин дэ бик авырлык белэн котылдым.
Эгэр оч елга риза булып укырга кушсагыз ана тагы керуе бик асат, ана керэ... (анлашылмый) ...
Гафурлар гарнизонга китте, мин штаб каршындагы взводта хезмэт итэргэ калдым.
Янымда райондашлар бар.
Хэзер бер кая йоргэн юк, башта гына интектергэннэр икэн. Хэзер военный складлар саклыйбыз анда машина белэн барабыз, кайтабыз. Киез итеклэр бирделэр, кун итекне итек киптергэндэ генэ киям. Сакта торганда сырган чалбар, итек, тун, тире биялэйлэр бирэлэр. Анын чалбарларын, туннарын башка вакыттада киябез, хэзер шинелне кигэн дэ юк. 2-3 конгэ бер постта торабыз да постта булмаган коннэрдэ жэ 2, жэ 3 сэгэть укыйбыз да ял итэбез.
Гомумэн хезмэт итуе авыр тугел. Монда кар бар, аз ява, кыш булып килэ.
Монда яшэу бик кунелле, уен кораллары бик куп. Атна саен мунча, кино, театрлар була.
Эле кирпечтэ бетмэгэн бик саклык белэн яшэгэнсез икэн, рэхмэт инде. Нурлыгаян, аны да эйтим эле, ускэнем, минем ойдэ артына язылмаган карточкалар бардыр. Нинди карточкалар икэнен эйтеп яз. Теге эшлэпэ белэн тошкэне 1938 елнын май аенда, Тажи малайлары белэн 1937нче елнын сентябрендэ, аларнын артына шулай дип язган hэм кемнэр икэнендэ яз.
Минем монда 19 кеше бергэ тошкэн зур карточкам бар, аны жибэрерме эле монда саклавы кыен. Мина 1/I - га кадэр "Кыр стахановчысы" дигэн кайтырга тиеш иде, аны алдыгызмы?
Килэсе хатыгызга энкэйнен уз сузлэре белэн дэ хат яз. Ой бик суынмыймы? Тагы аны да эйтеп яз.
Гафурга аклау жибэргэннэр аннан, тормышлары начардыр.
Туганыгыз.



Дата на штепмпеле: январь 1940 года
Вот оно, письмо с 1940 года, от Халилова Галима



Copyright © www.sarmanda.ru
Обратно на сайт