Ак Барс банкта
Опубликовано Almazchan на 10 July 2010 15:20:49
Ак Барс банкта душэмбе кон
Бик озак тордым чират.
Умарта куче шикелле
Ул хатын кыз,ул ир-ат!

Кергэн идем утка,газга,
Салым тулэрмен диеп,
Рэхмэт яусын, счетларын
Ай да бирэлэр оеп.

Кергэн шэпкэ, кем сонгы дип,
Сорау бирдем кычкырып.
Мин,-диде бер пелэш абзый
Ат шикелле пошкырып.

-Миннэн алда чират тора
Кызыл ыштанлы хатын.
(Остэл почмагына кашып
Тора илэмсез артын.)

Аннан алда чират алган
Шорта кигэн бер ханым
Аннан килгэн хушбуй исе
Куплэрнен ала анын…

Кемдер тешен чистартмаган,
Мунчаны уз итмэгэн,
Кемдер бик нык тирли икэн,
Дезодорант сипмэгэн.

Саф хавага чыгып керэм
Ара-тирэ тын алып.
Бочкадагы селедкадай
Шыгрым монда халык.

Ботенесе карап тора
Пычыранган ишеккэ,
Кайчан чират житэр икэн,
Керергэ шул тишеккэ.

Кассир хатын хич ашыкмый,
Ашыккан ашка пешкэн.
Обед,-дигэн приговор
Ишетелде тишектэн…