Япошка
Опубликовано Almazchan на 09 November 2009 12:50:42
Текэ куренэсен килеп, кесэ ягын булса сай,
Ал син япон машинасын, кеше уйлар: -Менэ бай!
Минем таныш туйды бугай: машинасыз бик читен,
Эллэ тунып попуткада, чуан басты ку…битен.

Тояп сатты олау-олау пешкэн сыер тиресен,
Акчасы кергэч сатасын, яратмасан да исен.
Менэ беркон кайтып тоште японский машина:
Курше-тирэ конлэшудэн шатыр-шотыр кашына.

Лэкин руле унда икэн, хатын сулда утыра,
Обгон ясаган чагында ыштан тобен тутыра.
-Булмыймы сон монын рулен сул ягына куярга?
-Анын очен кирэк тагын ике угез суярга!

Муены сулга кыйгайды, узган саен урелеп,
Хатыны чыр-чыр кычкыра: Улэбез бит бэрелеп!
Тойота яхшы машина, узе матур, тосе ак.
Хатыны кон-тон игэули:-Ник алдын моны дурак?!

-Хэр кон саен ыштан юып топлэре бетте тузып!
-Шушы хатын аркасында берсен дэ булмый узып!
Аптырагач машинага биобэдрэф куйдылар .
Бик кыйммэт икэн бэясе: кук тананы суйдылар.