Безнен авыл килене
Опубликовано Almazchan на 30 October 2009 21:53:14
Исем китеп карап торам безнен авыл киленен:
Жете кызыл тоскэ буяп куйган сусыл иренен.
Кершэн тарткан янакларга, алсу тостэ битлэре,
Бигрэк мул кукрэклэр, мыймыл-мыймыл итлэре.

Сэгать уннар тулып киткэч тошэ урыннан шуып,
Юньсез чебеннэр уяткан, йори шуларны куып,
Киерелэ колач жэеп, авызын олы ачып,
Буар елан диеп белеп, барысы бетэ качып.

Каенана сыер сауган, куптэн котуне куган,
Сот аерткан, керен юган, остэл эзерлэп куйган.
Тэмле ислэр боркеп тора яна пешкэн коймагы
Килен манып ашасынга чокыр белэн каймагы.

Бер сэгатьлэп тирлэп-пешеп чупыр-чопыр китереп,
Чэен эчэ ара-тирэ голдыр-голдыр кикереп.
Аннан китэ кырын ятып телевизор карарга,
Ике сэгать сарыф итэ ургэн чэчен тарарга.

Аю кебек лап-лоп басып, тагып булган алтынын
Югары очка менеп китэ эзлэп иптэш хатынын.
Черт-черт итеп ашыкмыйча чирттерэлэр конбагыш
Гайбэт саталар икэулэп коне-буе чош та пыш