Контактта
Опубликовано Almazchan на 30 October 2009 14:42:27
Контактка кердем хатын белэн,
Бик еш керэм сонгы вакытта
Яшь чакларда жае булмаганга,
Вакыт эрэм итмим картлыкта.

Йоклап китте тонге икелэрдэ,
Курше хатын керде кунакка
Анын белэн кердем контактка,
Сэгать буе булдык аулакта.

Менэ Казан кызы килеп керде,
Анын белэн байтак "мэтэштем",
Аннан инде классташлар белэн
Берэм-берэм тотып "сойлэштем".

Хэлдэн тайдым, кызды ноутбук та,
Житэр, мэйтэм, ардым бугенгэ.
Хатын торып кергэн контактка
Мина онлайн булып куренэ.

Аськасына шакыйм: -Йокы булмэсенэ
Керче, йоклыйк сана бергэлэп!
Бик кунелле иде яшэулэре
"Тере контакт"ка кергэлэп...

30 октябрь 2009