Сарманово и Сармановский район - информационно-развлекательный портал«Крепостное право было главной скрепой, удерживающей внутреннее единство нации!»

В.Д. ЗОРЬКИН
Председатель Конституционного суда РФ
Член Совета при Президенте РФ по противодействию коррупции
Горячие новости · Конкурс · Сонник · Карта сайта Saturday, November 25, 2017
Навигация
САРМАНОВСКИЙ РАЙОН
  Новости
  О районе
  История района
  Села района
  Карта района
  Вид со спутника
  Тел. справочник
  Фотогалерея
  Видео

ПРОЕКТЫ САЙТА
  Личные страницы
  Статьи
  Рус-тат. уроки
  Сарман мэзэклэре
  Алмазхан
  Книга памяти
  Письма
  Фотографии

МЕДИА
  Фото от посетителей
  Файлы и MP3
  Старый Кын
  Развлечения
  Мобильные новости
  SMS
  Ссылки

ОН-ЛАЙН ИГРЫ
  Спортивные
  Симуляторы
  Стрелялки
  Аркада
  Логика
  Прикольные
  Угадай Число!

О САЙТЕ
  Приглашение
  Друзья сайта
  Архив новостей
  Топ-рейтинги
  FAQ

ОБЩЕНИЕ
  ФОРУМ
  СарманЧат
  Знакомства
Случайное фото off
Извилистая дорога ведет в Лешев-Тамак
Извилистая дорога ведет в Лешев-Тамак
Лэшэу Тамак (Лешев-Тамак)
Статьи. Топ-5
Путин и Кабаева. С... (64463)
Фонограммы (50579)
Убита дочь Владими... (41692)
Стихи Алмазхана (38314)
Фонограммы - 2 (33480)
Последние статьи off
Опрос
Сколько лет будет идти "вечный ремонт" в Сарманово, а по-простому откат и распил народных средств?

5 лет

10 лет или более

Пока не сменится 3 поколения баранов

Разное off
Алмазханнын шигырлэре
Тупас хатын.
 
Эштэн арып кайтып кердем,
Кабылган иде бераз.
Хатын нервыны какшатты:
Каршы алды бик тупас.

Булеп кенэ куйган идем,
Чебен тоште ашыма.
Ачуымнан тотып аттым
Калак белэн башына.

Ул да югалып калмады,
Тозэде кузен йомып,
Качып калдым чак чумечтэн
Остэл астына чумып...

Очты-очты савыт саба,
Ватылды барлык жихаз
Менэ шулай була икэн,
Каршы алсалар тупас...
ДАТА: Almazchan 26 April 2008 23:10:39 0 Комментариев · Для печати

Нинди машина алырга?
 
Тэмэке тартып торганда, балконнан аска карап,
Хатын янга килеп басты, тырпайган чэчен тарап:
-Карале карт, кеше баеды, урам тулы машина,
Сарман тулы инамарка, чебен тошсен ашына!

-Эллэ без дэ алабызмы, прям кешедэн оят,
Кичэ курше алып кайткан Чаллыда чыккан Фиат!
-Урыс жыйган нэрсэ бит ул, кызыкма юк-барга,
Гаишниклар шунда йори, кыйбатлы чытыр арба!

-Десяткага бэя тошкэн, аннан Лада-приора,
Газда эшлэучелэр алган, ыстаянкыда тора.
-Кызыкмыйм мин юкка-барга, булса-булсын Мерседес!
Глава бик шэпне алган, рэтен белэ, молодец!

-Рено-логан бик шэп дилэр, тобе биек, эче зур!
-Негрлар очен ясалган, алмыйм аны, булмыйм хур!
-Сэгыйт хэзрэт йори торган Хонда бик шэп куренэ
-Шэбе шэп тэ, бик тэбэнэк, бармый авыл жиренэ.

-Мина калса, бик тэ матур тосле Лада-Калина,
Шевроле-Нива ничек? - Эх син карчык, дубина !
Подержынный булса-булсын, БМВ-мазар алыйк,
Куршелэрнен эче янсын, шиковать итеп калыйк!

-Митсубиси-лансер алган банктагы бер тутэй,
Конлэшудэн куз акайды, эйтерсен лэ пар кукэй!
-Митсубиси шэп машина, тулке кыяфэт начар,
Кызлар янына туктасан, утырмый куркып качар.

-«Идел» магазины Ленар бик шэп Тойота алган,
-Яна модель, неудачный, акчасын суга салган!
-«Тылсым» магазины Рамиль чаба яна Форд белэн,
Будкасы бар, сарыкларга ташырга була улэн!

-Газ Фэрите алган дилэр яшел Ниссан-альмера
Трассада тиннэр юк ди, любоен тотып ора!
-Подвескасы бик слабый, чокырга тошсэн, хана,
Узем белэм ни алырга, карчык ойрэтмэ сана!

Куп суз юк суз, бер атнадан алдым Кытай джибы,
Кыйммэт тугел. (Кесэ такыр, мин бит авыл мужигы).
Кысык кузлэр шэп ясаган, тугел исерек урыс,
Улэн ташыйм, онын, жонын, урлыйм фермадан силус.
ДАТА: Almazchan 10 March 2008 18:40:32 0 Комментариев · Для печати

Голназым.
 
Голназым.
Синнэн башка кон кояшсыз,
Йолдызсыз, тонем, айсыз.
Улеп гашыйк булдым сина,
Эйтэ алмыйм, унайсыз.
Чибэр диеп эйту генэ
Синен очен булыр аз,
Йорэгемне телгэлэмэ,
Бер кара мина, Голназ!
Барлык чэчэклэрне озеп
Жэяр идем юлына.
Йорэккэем ярсып тибэ
Кулын алсам кулыма.
Их, Голназым, назлы голем,
Иренэрен бал гына.
Китмэ инде мине ташлап,
Янымда кал, кал гына...
ДАТА: Almazchan 21 December 2007 15:59:02 0 Комментариев · Для печати

Египетка сэяхэт.
 
(1нче кисэк)
Яткан чакта караватта шатыр-шотыр кашынып,
Уйлап куйдым эчем пошып, укенеп хэм ачынып:
Яшем бара, картаябыз, сакалым житэр тезгэ,
Бер тапкыр да барганым юк эле Кызыл дингезгэ.

Хатын эйтте: -И, матурым, бэрэнге алгач, козгэ
Малай белэн икегезне жибэрермен дингезгэ.
(Минем хатын йозэ белми, шуна бармый ул якка
Малай инде, анлыйсыздыр, мина куелган сакка.)

Сылу кызлар бик куп алар, хэлэл жефет тик берэу:
Ашарга бар, ос-баш чиста, ава башласан-терэу.
Ул кызларга нэрсэ кирэк- кесэндэ булсын муллык,
Куплэр китэ гаилэдэн- шушыдыр инде коллык.

Бэрэнгене жыеп саттык, олы булганга бакча
Путевкага житэ язды уныштан кергэн акча.
Шулай ук сатып жибэрдем ике кэжэ, бер сарык
Ичмасам акчасы булыр, барысыннан да гарык.

Кирэк-яракларны салгач алты олы букчага
Маска-ластаны сынарга торып чаптык мунчага.
Аэропорт…Очып киттек. Шарм-Эль-Шейх дигэн шэхэр
Дурт сэгать ярым очасы, бик ерак икэн кэхэр.

Стюардесса тэкъдим итте мина виски йоз грамм,
Нурлы йозе, тэмле сузе, фэрештэ диеп торам.
Кока-кола алып эчте минем малай куп итеп
Ике сэгатьлэп йоклады эчемлек башка китеп.

Тавык ите китерделэр доге белэн пешереп,
Пассажирлар биш минута атты аны «эшереп».
Болытларны тишеп чыккан: курдек Кавказ тауларын,
Тамак туйды: бераз чиштек бар да ыштан бауларын.

Менэ аста куе тотен- берэу кабыза мичен,
«Стингер» кутэреп йори тауларда ялгыз чечен.
Кайвакытта шомлы уйлар билэп ала башымны
Тошме сон бу,онме диеп йолкый башлыйм кашымны.

Урыс халкы сынатмады, аракыны чомерде
Берсе урындыктан очып борын тобен жимерде.
Менэ аста Кызыл дингез дулкыннары куренэ
Бер курудэ килеп керде минем кунел туренэ.

Килеп тоштек: кояшлы кон, иркэли жылы хава.
Жанга рэхэт, тэнгэ сихэт, барлык чирлэрдэн дэва.
Ак чалбарлар, кара кузлек, башка кидек панама
Автобус тэрэзэсеннэн гажэеп панорама.

Тоз гэудэле гарэп егет урыс телен ваткалап
Кулын болгый-болгый бара безгэ акыл саткалап.
Уз иле турында сойли, таныштыра безлэрне
Таулар арасыннан кояш камаштыра кузлэрне.

Эй чаба безнен «Мерседес», сикертми, юллар тигез
Менэ таулар арасыннан куренеп китэ дингез.
Кызыл дингез. Зэнгэр дингез. Тирбэлэ дулкыннары.
Кинэт эреп юкка чыкты кунелемнен шомнары.

Египетка сэяхэт.(2 нче кисэк)
Яр буенда кечкенэ порт, теплоход, оч-дурт катер.
Иордания, Израильгэ киту очен фарватер.
Горизонтта биек таулар- Согуд Гэрэбстаны
Мэккэ-Мэдинэлэр шунда, моселманнар станы.

Ике сэгать утеп китте, килеп життек урынга.
Тэфсиллэп сойлэп утэрмен сезгэ анын турында.
Исемнэре бу курортнын Хилтон Нувейба Корал
Ресортс дигэн сузе дэ бар, тирэ-ягы гол дэ ал.

Кая карама чэчэклэр, экияти бер бакча:
Мэнге шунда яшэр идем, хокумэт бирсэ акча.
Ишетелэ торле яктан: сайрый ожмах кошлары,
Бар доньянны оныттыра аларнын тавышлары.

Онытылды проблемалар, артта калды борчулар
Тегесе юк, бусы кирэк дип чабу, кыбырсулар.
Алда ожмах, бер атнага барысын да жибэрэм.
Хэтта истэн чыгып киткэн ойдэ калган чибэрем.

Рецепшеннан ачкыч алдык, ике кешелек номер
Телевизор, бар, душ-ванна хэм дэ кондиционер.
Мистер диеп эндэшэлэр, алдан ишек ачалар
Инглизчэ сойлэшэлэр, без аларга- мачолар.

Инглизлэр, итальяннар, немецлар, французлар,
Хэтта очрады мина Татарстаннан кызлар.
Яшьлэр дэ куп, урта яшьлэр, сиксэн яшьлек эбилэр
Хэм бабайлар футболкадан, шорта киеп йорилэр.

Ресторан буенда пешэ сусыл шашлык кызарып.
Минем малай ойгэ кайтты оч килога тазарып.
Люля-кебаб, тавык ите чыжылдыйлар кумердэ
Мондый тэмле ашаган юк иде минем гомергэ.

Виски, ром, джин, винолар, аракы белэн сыра
Графинда яна сыккан натураль сулар тора.
Санап тормыйм нигъмэтлэрне укучыны котыртып
(Тиз генэ тамак ялгагыз, салкын ботка сыпыртып)

Тамак туйгач мендэрлэргэ иркенлэп, кырын ятып
Кальян тартып ятасын дусларга акыл сатып.
Жир жилэге, банан, ясмин- ниндиен тели жанын
Очып киткэндэй буласын, таралып китэ канын.

Ургэн кэнэфигэ авып кузэтэсен тамаша
«Танец живота» биилэр: бер гузэл, бер алаша.
Алаша бик ук килешмэс, центнер ярымлы тутэй,
Колэ торгач остэлемнэн тошеп ватылды кукэй.

Официант ташып тора, эй эчэ сон сыраны,
Бер яшь туташ колэ-колэ, тотар микэн краны?
Мин туташларга карамыйм, ник алар белэн йоклау?!
Хатын сизсэ, ойгэ кайткач башыма тошэ уклау.

Унберенче ярты житкэч, дискотека башланды
Аягында торган яшьлэр бар да шунда ташланды.
Мин дэ селкенгэлэп алдым виски парларын куып,
Бер абзый брейк бии, пелэш башында шуып.

Египетка сэяхэт.(3нче кисэк)
Хавада эре йолдызлар, бездэге кебек тугел,
Урнашулары икенче, сискэнеп китте кунел.
Тулган ай нэкъ баш остендэ, каравы тугел уен
Карый торгач оедымы, эллэ нишлэде муен.

Дингез буе. Пирс янына жыелган торле балык
Прожекторлар утына, эйтерсен безнен халык
Сабантуйга ял итэргэ тошэ Даулы болынга.
Куперчеккэ кереп карап торам аулак урында.

Сырлы-сырлы бизэклесе, этэч кебек канатлы,
Канатларында энэлэр, белмим узен, ни атлы.
Икенчесе кылыч кебек , салмак кына кузгала
Эле генэ монда иде, бер мизгелдэ югала.

Берэр кисэк ипи салсан, су эйлэнэ терегэ,
Бу кадэрле ач тугелдер урмандагы буре дэ.
Кармак булса, тотар идем биш минутта бер чилэк.
Кубесен агулы дилэр, ашый торганы сирэк.

Булмэ номерын онытып йордем эле адашып
Алпан-тилпэн(ардырган бит) лунатиктай саташып.
Ботенесе йоклап беткэн, тавыш килде бер заман
Минем малай кино карый, йокыга китми хаман.

Кеше гомере бик кыска, атылган кебек йолдыз
Яртысын йоклап уткэрэ, яртысын чаба тыз-быз.
Ойгэ кайткач йоклармын дип, бик иртэ тордым. Алты.
Сэгать сигезлэргэ кадэр курмэдем кеше заты.

Биек кыялар артыннан кояш чыкты кызарып
Сурэтлэргэ сузлэр житмэс, узен курмичэ барып.
Эле генэ жилэс иде, хэтта бераз салкынча
Кинэт жылытып жибэрде, биш минуттан, якынча.

Иртэнге аштан сон бар да атлый дингез буена.
Кемдер кояшта кызына, кемдер суда коена.
Шэрэ кутлэр козге кебек кайтара кояш нурын
Таба алмыйча интектем берэр кулэгэ урын.

Шоколад тосенэ кергэн кайбер кеше затлары
Кузгэ чалына арада яна килгэн аклары.
Крем белэн ышкыналар , чонки кояштан саклый
Яшь кызларнын оят жирен нечкэ бау гына каплый.

Татуировка, пирсинг кубесенен тэнендэ
Берэр жиренэ кадалса болар зофаф тонендэ.
Аллам сакласын, малайлар, эгэр нэселсез калсан?!
(Ят жиренэ тимер-томыр куелган кызны алсан)

Минем малай хич куренми, чэчлэр торды куркудан
Эхэ, энэ чыгып тора маска торбасы судан.
Кызыл дингез бик нык тозлы, кутэрэ оскэ суы
Йозэ белмэгэннэргэ дэ момкин тугел батуы.

Маска белэн мин дэ йоздем бака тэпие киеп
Хозурланып, исем китеп, мин ожмахтадыр диеп.
Эй, матур сон, эллэ нинди балыклар йори йозеп.
Эллэ курми, бер «су кызы» килеп бэрелде созеп.

Египетка сэяхэт.(4нче кисэк)
Ярга чыккач, утырасын бар кырына таянып,
Эчемлеклэр бик куп торле, ошаганын сайланып.
Минем уземэ ошады «Stella» дигэн сыра
Ботен пляж коне буе шуны эчеп утыра.

Малай эйтэ: «Мистер, плиз, айс крим сюда гони!»
Ярый эле сорамыйлар барменнар аннан «мани».
Барысы да кертелгэндер путевка бэясенэ,
Ошаган эчемлеклэрне бирэлэр хэрберсенэ.

Кока-кола, фанта, спрайттан «микс» ясаттырып эчэ
Хэтта тошке ашка бармый калды малаем кичэ.
Мина нэрсэ, эчсен эйдэ, уссен малай, тазарсын
Кока-кола газы белэн мускуллары кабарсын.

Беркон шулай су чангысын булдым сынап карарга
Мин бит узем экстремал, исем китми юк-барга.
Ойрэтмэкче булган иде инструктор тиз генэ.
Кул селтэдем:-Ойрэнермен, дускаем синсез генэ!

Сойрэп китте кочле катер, су тузаны туздырып
Хэзер китэм тизлек алып, коймэне дэ уздырып!
Ике чангы ике якка китмэсме аерылып!
Барып тоштем сальто ясап, аяклар каерылып.

Сер бирмэдем, хэллэр мошкел булуга карамастан
Тагын бер сынап карыйбыз: -Тарт эйдэ, яна баштан!
Шуып кына киткэн идем, дулкыннарга атланып,
Тозлы суны байтак йотып, барып тоштем капланып.

Оченче тапкыр кузгалдык, киттем бит дуслар шуып!
Дулкыннардан оча-оча, катер артыннан куып.
Сер бирмэдем, хэл бетсэ дэ сука тарткан ат кебек
Ойрэнмэгэн мин торырга кеше алдында жебеп.

Чабып йордек икенче кон катер таккан «бананда»,
Ботен кочкэ чапкан чакта мэтэлчек аттык анда.
Малай «тозлы шулпа» эчте, банан астында калып
Котым очты, байтак торды су астында югалып.

Шэбэргэн чыпчык шикелле килеп чыкты бер заман
Искэ тошсэ, эчлэр катып кычкырып колэм хаман…
Катер алып беркон шулай киттек корал карарга.
Мин узем авыл малае, ис китми юкка-барга.

Тобе пыяла катернын, ботен эйбер куренэ.
Ерак тугел риф бар иде, бардык шунын туренэ.
Мондый матурлыкны кургэч, авыз ачылып калды ,
Сокланып хич туеп булмый, хэтта кузлэрем талды.

Маска киеп су астында матур балыклар кудым,
Кочле дулкын аркасында корал остеннэн шудым.
Кукрэктэ эзе калды-ярылып ята шрам.
Ойгэ кайткач, карарга дип, жыелды ботен урам.

Дингез керпелэре ята, энэлэрен тырпайтып,
Килеп чыкты бик зур балык, ике кузен акайтып.
Аркасына усеп чыккан ярты метрлы шеше
Сонрак кына анладым, водолаз икэн, кеше.

Египетка сэяхэт.(5 нче кисэк)
Пирамидалар бар икэн Каир дигэн шэхэрдэ,
Тонге икелэрдэ киттек тоялешеп сэфэргэ.
Жиде сэгать автобуста бертуктаусыз жилдердек
Тэрэзэдэн мен чакрым таныш тугел ил курдек.

Анда ташлар, монда таулар, ком барханнары, чуллэр,
Хич кенэ кузгэ чалынмый елгалар яки куллэр.
Янгыр ява дилэр монда елга бары биш минут
Тереклек сирэк очрый, монда тэмуг, монда ут.

Озак бардык. Менэ Каир горизонта шэйлэнэ,
Ком чуллэре экренлэп яшелллеккэ эйлэнэ.
Егерме миллион кеше, мен мэчете бар дилэр,
Бик хэерче алачыклар, куклэргэ тигэн ойлэр.

Урам тулы сэудэгэрлэр, пэрэнжэле хатыннар,
Сувенирлар, папируслар, комешлэр хэм алтыннар.
Курмэмешкэ салынсак та, йомсак та кузне купкэ,
Исем китте шэхэрдэге таралып яткан чупкэ.

Гид сойли, э без барабыз колакларны торгызып
Доялэрне, ишэклэрне, машиналарны узып.
Череп беткэн жигулилэр очрыйлар арада
Яна марка мерседеслар, барысы да бар анда.

Менэ Гиза. Куккэ тиеп тора пирамидалар.
Кырык гасырдан да элек тозелгэн дилэр алар.
Хеопс пирамидасы. Йоз утыз сигез метр!
Таш блоклар арасында юк хэтта миллиметр!

Ике тонна ярым торган блоклардан оелгэн,
Авырлыгы алты миллион тоннадан куп диелгэн.
Бу гажэеп куренешне карарга килгэн халык,
Умарта куче шикелле, океандагы балык.

Сувенирлар тэкъдим итэ сэудэгэрлэр пыр тузып,
Уз товарларын мактыйлар, берсеннэн берсе узып.
Истэлеккэ мин дэ алдым пирамида макетын,
Сатулашкач, биш долларга бирде ике пакетын.

Аннары фотога тоштек сфинкс янына барып,
Йоклап ята иде мырлап, кайткан ахры арып.
Наполеон гаскэрлэре жимергэннэр борынын.
Узем курдем, мин синайтим, ядрэ тигэн урынын.

Сонрак киттек ислемайлар ясый торган урынга
Йоз торле ис иснэттелэр безнен тишек борынга.
Папируслар ясаганны чыктык бергэлэп, куреп.
Мин дэ берне сатып алдым, шундук бирделэр тореп.

Нил елгасын куреп йордек, теплоходка утырып
Биеделэр, жырладылар гарэплэр шаккаттырып.
Аннары тамак ялгадык, рестораны да шунда
Гажэплэнеп карап бардык бер сулга да, бер унга.

Египет Милли музеен бардык аннан карарга.
Мумиялэр, алтын-комеш- барысы да бар анда.
Карап йордек ике сэгать, шаклар катып, ис китеп
Э безнен гид коне буе безлэрне йорде отеп.

Египетка сэяхэт. (6 нчы кисэк)
Сойлэп тормыйм, бик куп иде ис китэрлек нэрсэлэр,
Фотога тошерер идем, эгэр рохсэт итсэлэр.
Мумиялэр кул болгады: «Алмазхан, сэлам!- диеп»,
Мин аларга сэлам бирдем башымны тубэн иеп.

Ярар, ардык, купне курдек, кирэк кайтып китэргэ,
Мен чакрым чит жирлэрне кирэк тагын утэргэ.
Купме тээсир, и ходаем, бетми акылга сыеп,
Пирамидага исемне калдырдым хэтта уеп.

Тонге икелэр тулганда отельгэ кайтып життек,
Кофе эчеп, душлар кереп тирэн йокыга киттек.
Алдагы конне уткэрдек су коенып, ял итеп,
Туксан/алтмыш/туксаннарны кузэттем исем китеп…

Тагын сэфэр иртэн иртук, бу юлы джипларда,
Шул кадэрле тиз чабалар, эйтерсен чытыр арба.
Таулар-ташлар арасында и сикертэ машина,
Кайчагында тушэм тия минем такыр башыма.

Озак баргач юлсыз жирдэн, чыктык дингез буена,
Ислэр китте барыбызнын мондый «чегэн туена»:
Бедуиннар яши икэн камыштан корып шалаш,
Безгэ эзерлэп торганнар яхшы итеп тошке аш.

Пляжы да ис китэрлек, гажэеп кораллары,
Чумып, йозеп карап йорде байтак алла коллары.
Тошке ашны ашаттылар бедуиннар аннары
Безне доялэрдэ йорту-алдагы планнары.

Аннан киттек кэрван булып доялэргэ тоялеп
Бедуиннар карап калды саксаулга соялеп.
Барган килеш атып бара алдагы доя «мина»
Ярый эле тозэп атмый, зыяны тими мина.

Башын кашый аягыма малаемнын доясе,
Ярый эле арт санына берне тарты иясе.
Эле фотога тошерэм, эле камера кушам,
Доям бара салмак кына анлашабыз «по душам».

Кызыл дингез дулкыннары кыяларга бэрелэ,
Кубеклэнеп, пышылдашып чигенэлэр кирегэ.
Безнен кэрван тыныч кына хаман алга урмэли,
Дингездэн искэн жылы жил баштан сыйпап иркэли.

Кайчагында якын килэ доя кыя буена,
Эллэ нилэр шул чагында килэ минем уема…
Менэ аста заповедник, исеме «Абу Гулум»,
-Ботен донья дайверлары шушында килэ, улым.

Тирэнгэрэк чумып карыйм бака тэпие киеп,
Водолазлар йори эле, мин дэ тузэрмен,-диеп
Биш метрлап тошкэн идем, шаулый колак, бетте коч,
Миннэн тирэн чума алмаган Андрей Макаревич.

Торле тостэге кораллар ябышканнар кыяга,
Вак балыклар иялэшкэн алардагы «ояга».
Суусемнэр жилфердилэр тыныч кына агымда,
Тагын бер килэсе иде монда исэн чагымда.

Египетка сэяхэт.(7 нче кисэк)
Су астында шундый рэхэт, эйтерсен лэ мин балык,
Эллэ инде яшим микэн шушында гына калып?
Ихтиандрга эйлэнеп, дингез топлэрен гизеп
Су кызлары белэн бергэ ай яктысында йозеп.

Каршыларга бергэлэшеп иртэдэ алсу танны,
Онытырга мэнгелеккэ кэхэр суккан «ватанны»,
Кеше канын эчэ торган турэлэр, законнарын,
Хэр кон саен сикеруче бэялэр, налогларын…

Онытылып киттем бугай, уйлар тэмам чуалды,
Мине ойдэ котэлэр бит, анда гаилэм калды.
Авыр булды кинэт кенэ татлы хыялдан чыгу
Менэ ничек тээсир итэ башны дингезгэ тыгу.

Вакыт утэ, джипларда кайтыр юлга кузгалдык,
Дахаб дигэн шэхэрчектэн ойгэ булэклэр алдык.
Кибетлэрдэ ни генэ юк, сатучы арттан йори,
Алмыйм, диеп китеп барсан, тотып аяктан сойри.

Исем китэ, хэр халыкнын уз холкы, уз фигыле
Узенен тормыш рэвеше, уз эше, уз шогыле.
Кем ничек булдыра ала, шулай яши доньяда,
Карлы-бозлы котыпларда, чуллэрдэге комнарда.

Египет халкы бик тырыш, эчми аракы-сыра,
Хэрберсенен уз эше бар, кара, кайсы тик тора?
Уз эшеннэн канэгатьлэр, авыр булса да кайчак
Эш хакы да бик зур тугел, шунадыр усми корсак.

Буй-сыннары тоз хэм матур, бодрэдер чэчлэре,
Ишелмэгэн корсаклары, куренми пелэшлэре.
Безнен урыс эш юк диеп ботын кутэреп ята,
Лыкынганчы ашап эчкэч, «кут мылтыгыннан» ата…

Менэ без тагын отельдэ, искитэрлек кичке аш:
Бамбук таякларда шашлык, яна олгергэн лаваш,
Алтын тосендэге виски бераз гына кабыла,
(Бик куп китсэ арт ягына мажаралар табыла.)

Яхшыга тиз ойрэнелэ, кайтасы килми хич тэ,
Хатын смс жибэргэн: «Бэлеш олгерэ мичтэ».
Искэ тоште бэлешлэре, мунчадагы лэукэлэр,
Моржага оя коручы мур кыргыры чэукэлэр.

Сагындырып куйды кинэт шыгырдавык тахталар,
Кырда торсын эллэ нинди ис китэрлек яхталар.
Сагындырды бераз гына авылым урамнары.
Жэйге челлэдэн сон тансык салкын кар бураннары.

Сау булыгыз, без китэбез, тыгылды килеп тоер
Бугазыма бер мизгелгэ, сыкрап куйды боер.
Колакларым шаулап куйды самолетка утыргач
Жинел булып китте бераз, бер уч мамык тутыргач.

Йоклаганмын, колагыма пышылдыйлар берзаман:
-Тор якташ, життек Казанга, алдыбызда бит Казан!
Стюардесса, ерык авыз, кунеллэрне жилкетеп,
Китеп барды шык-шык басып матур жирен селкетеп.

Р.S. Сезнен очен шигырь яздым, Сарман сайтын белгэннэр.
Булмагандыр колэ-колэ эче катып улгэннэр?
Тэмам булды яза торгач кунелдэге сузлэрем
Бэлки алар калдырырлар йорэклэрдэ эзлэрен.
ДАТА: Almazchan 21 December 2007 15:38:21 3 Комментариев · Для печати

Кемне сайларга?
 
Тагын урман горлэп тора,
Тагын житте сайлаулар!
Башланды бар жанварларны
Куркытулар, майлаулар.

Ишэклэрне куркыталар,
Угезлэрне майлыйлар,
Толке, шакал ишелэре
Барысын да жайлыйлар.

Кандидатлар куп булса да,
Кирэк берсен курсэту,
Арыслан, буре ишелэр
Ясый житди кисэту:

Яхшы яшисегез килсэ,
Аюны сайлау кирэк.
Анын кебек яхшы жэнлек
Ботен урманда сирэк.

Аю тирэсендэ йореп
Симереп беткэн буре,
Арыслан да яхшы яши.
Урыны-сарай туре.

Ялгыш башканы куйсалар,
Кемнэр белэ, ни булыр?
Яна башлык куштаннардан
Бик тиз генэ котылыр...

Талап алыр байлыкларын
Оныкларга житэрлек,
Гонахлары мэнгелеккэ
Тэмугына китэрлек.

Сайлагыз сез курыкмыйча,
Кемне тели жаныгыз?
Тулке ойдэ утырмагыз,
Сайлауларга барыгыз!

ДАТА: Almazchan 29 November 2007 14:50:11 0 Комментариев · Для печати

Страница 3 из 7 < 1 2 3 4 5 6 7 >

Расскажите своим друзьям:


Последние активные темы форума
  Форум/Тема Автор Просмотров Ответов Последнее сообщение
W jaki sposób doda...
Просьбы, советы, объявления...
isavequ 18 0 isavequ
22.11.2017 22:05
Defray musty foxiness quay...
Треп
elojeby 14 0 elojeby
22.11.2017 19:12
Carpet cleanup and alternat...
Сарманово
izihaj 40 0 izihaj
16.11.2017 04:11
Unvanquished uplink credit.
Творчество
ywasipuf 45 0 ywasipuf
11.11.2017 18:48
Discrepancy scrubbers reel...
Просьбы, советы, объявления...
uqaqalyn 41 0 uqaqalyn
08.11.2017 03:42
Rebalanced lengthens cornf...
Сарманово
ahyfohic 52 0 ahyfohic
07.11.2017 20:27
Heavyduty rural declining.
Цифровой мир и Интернет
ucybe 46 0 ucybe
05.11.2017 09:26
Minimal nodes urgently ter...
Сарманово
ixyhyqoni 46 0 ixyhyqoni
05.11.2017 06:50
Roughie abbe supercomputin...
Просьбы, советы, объявления...
egeqyt 70 0 egeqyt
02.11.2017 04:43
Widely disturbances radiog...
Просьбы, советы, объявления...
yqusofa 70 0 yqusofa
29.10.2017 15:08

Поиск на форуме:
Гость
Имя

Пароль



РЕГИСТРАЦИЯ
НА САЙТЕ


Забыли пароль?
Запросите новый здесь.
  • Добавить новость
  • Добавить статью
  • Сейчас на сайте off
    Гостей: 24
    На сайте нет зарегистрированных пользователей

    Зарегистрированных: 3342 Новенький(ая): inovorem
    С Днем Рождения, ehiqisy!
    С Днем Рождения, ekywy!
    С Днем Рождения, etuluhu!
    С Днем Рождения, iratecan49!
    С Днем Рождения, oxekogy!
    С Днем Рождения, ufoku!
    С Днем Рождения, ywozan!
    С Днем Рождения, Дамир К!
    С Днем Рождения, Солнце!
    Мини-гостевая off
    Вам необходимо зарегистрироваться.

    доктор
    01.11.2017 17:46 [No.10185]
    сармановский сайт забывается...тишина...
    Спартак
    24.09.2017 22:03 [No.10184]
    ГОБЛИНЫ атакуют форум сайта!!!
    лесной
    03.07.2017 23:17 [No.10183]
    В небе, истошно галдя, летают огромные стаи воронья, из сотен, если не тысяч особей. Зачем? Почему? Птицы чуят приближение чего-то нехорошего?
    лесной
    03.07.2017 16:59 [No.10182]
    "Лета в России уже не будет. Прогноз погоды неблагоприятный". В общем собираем чемоданы в Турцию...
    Мухтар
    15.06.2017 18:55 [No.10181]
    Круто на откатах работает администрция района. Все Сарманово в траншеях, отличные бордюры меняют, водопровод, типа... Районным ворам не хватает денег. Пилят бюджет по-наглому.
    Архив гостевой
    Фото. Топ-10 off
    Рейтинг ЛС off
    Последнее фото off
    Обмен ссылками off
    Мнение авторов и комментаторов может не совпадать с позицией редакции сайта!!!
    Обращаем внимание на необходимость ссылки на сайт при цитировании
    Обратная связь с редакцией сайта
    71611823 уникальных посетителей

    Copyright © and Produced by Sarmanda.ru © 2004-2017